ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Медикларның төп бурычы – 2020–2025 елларга сәламәтлек саклау өлкәсендә төп мәсьәләләрне этаплап хәл итәргә чакырган «Халык ышанычы медицинасының» юл картасын эшләп чыгаруга  өлеш кертергә. Сессиядә кабул ителгән иң яхшы карарлар 2018 елның февралендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга тәкъдим ителәчәк.

Конференциядә агымдагы елның 10 ае эчендә ТР сәламәтлек саклау учреждениеләренең беренчел онкология кабинетларының эшчәнлек йомгакларын ясаячаклар, Татарстан Республикасы халкына онкологик ярдәм күрсәтү системасы,  Россиядә һәм Татарстанда паллиатив һәм хоспис ярдәм күрсәтү системасы турында, паллиатив хезмәтнең үсеш юнәлешләре һәм яңа мөмкинлекләре турында фикер алышачаклар.

Бүген Алексеевск районында, Казан – Оренбург а/ю 90нче км, ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде. 1 зыян күргән кеше авыр хәлдә Алексеевск ҮРХнә тапшырылды, 3 зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә Чистай ҮРХнә тапшырылды. ЮТҺ урынына Алексеевск ашыгыч медицина ярдәменең  фельдшер бригадасы чыкты.

Семинар барышында психоактив матдәләрне  яшүсмерләр куллану мәсьәләләре турында һәм аларның организмга зыянының йогынтысы турында фикер алышылды. Педагогларда йогышлы-тире авыруларын профилактикалау мәсьәләсе зур кызыксыну уятты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International