ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 3 февраленнән башлап 14нә кадәр «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» дигән IV медицина фестивале узачак. Бу масштаблы һөнәргә юнәлдерелгән чара. Аның чикләрендә факультетларны  презентацияләү, дәвалау учреждениеләре, КДМУ музейлары буенча экскурсияләр, тренинглар, конкурслар һәм психологик теслау узачак.

Яңа алым хорионның тире-яктагы тукымаларга кереп үсү нәтиҗәсендә, хорионны һәм аномалияле кан тамырларын акрынлап куркынычсыз шиңү өчен шартларны төзү юлы белән, аналыкның репродуктив функциясен саклап һәм госпитализацияләүнең срокларын кыскартып,  аналыкның бөтенлеген сакларга чакырылган.

2018 елның 8нче гыйнварыннан башлап 14нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8291 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 962 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6760– төрле авыруларга туры килде, шул санда 171 инсульт һәм 54 инфаркт. Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм медиклары 881 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 38 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 35 кеше зыян күрде, 21 кеше дәвалау оешмаларына китерелде, 3 кеше ЮТҺ нәтиҗәсендә вафат булды.  Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 23 тапкыр чыктылар. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 94 тапкыр чыктылар.

10 ел элек, 2008 елның 13 гыйнварында Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең беренчел кан тамырлары үзәге үзенең беренче пациентларын кабул итте. Шул вакыттан бирле бүлектә 10 меңнән артык Түбән Камада һәм Зәйдә яшәүче кеше дәваланды. Бу вакыт эчендә инсульттан үлемнәр санын 2 тапкыр киметеп булды. А ул –  меңнәп үлемнән коткарылган кеше.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International