ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

16 гыйнвардан башлап 25нә кадәр Татарстанда кышкы вакытта җәрәхәтләнү профилактикасы буенча ун көнлек уза. Республикада яшәүчеләргә медиклар урамда мөмкин кадәр сак булырга дип искә төшерәләр – хәтта бозгалык вакытында шәһәр буенча гади хәрәкәт тә җәрәхәт сәбәбе булырга мөмкин. Сүз уңаеннан, Татарстан югары җәрәхәтләнү саны белән регионнар исәбенә керә.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына Региональ бүлегенең идарәчесе Рамил Гайзатуллин имза куйган ТР буенча РФ Социаль иминият фонды Региональ бүлегенең рәхмәт хаты тапшырылды. Хатта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ТР буенча РФ Социаль иминият фонды белән Производствода авыр бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан зыян күргән кешеләрне комплекслы реабилитацияләү  буенча пилот проектын гамәлгә ашыруда нәтиҗәле хезмәттәшлеге билгеләнә.

Бүген Казан мэры Илсур Метшин 3нче номерлы шәһәр сырхауханәсенә капиталь ремонттан соң килеп китте. Ремонтланган сырхауханәне ТР сәламәтлек саклау министр урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР ССМ Казан шәһ.буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Халфиев, Медицина университеты клиникасының баш табибы Илнур Шәрәфетдинов карап чыктылар. Кунаклар яңартылган кабинетларны күрделәр, сырхауханәнең пациентлары һәм персоналы белән аралаштылар.

Татарстанда гражданнарның сораулары, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатләре» бүлегендә интернет-кабул итү бүлмәсе  эшлиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International