ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Куркыныч хәлдә булучы кеше организмының тереклек өчен мөһим системаларының эшен торгызу һәм профилактикасы  нәтиҗәле методикалары турында Балалар республика клиник хастаханәсендә «Балалар анестезиология һәм реаниматология мәктәбе» Милли мәгариф проекты чикләрендә фикер алыштылар. Ул проект Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Россия  Балалар анестезиологлар-реаниматологлар ассоциациясе булышлыкларында гамәлгә ашырыла.

Кардиохирург, РМФА академигы һәм ТР Фәннәр академиясенең  хөрмәтле әгъзасы Ренат Акчурин Казанда Регионара клиник-диагностик үзәгенә килде. Анда ул үзәкнең пациентларына консультацияләр бирде.

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән шимбә кич Әлмәттә Нефтчылар мәйданында сәламәтләндерү мәдәни-масса чарасы булды –  «Сәламәтлек кичәсе» күңелле стартлары медицина оешмаларның хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре катнашуы белән.

2018 елның 22нче гыйнварыннан башлап 28нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7857 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1049 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6257– төрле авыруларга туры килде, шул санда 173 баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары һәм 44 инфаркт.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International