Татарстан Республикасының Хирург көне 4 октябрьдә булачак

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 2013 елның Комплекслы эш планына туры китереп һәм Татарстан Республикасы халкына хирургик ярдәмен камилләштерүгә юнәлгән чараларны реальләштерү максатларында, 2013 елның 4 октябрендә Казанның «7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОда Татарстан Республикасы хирургия хезмәтенең Медицина активын уздырырга планлаштырыла (ТР Хирург көне): «Абдоминаль хирургик йогыш белән катлаулы пациент. Хирургик ярдәм күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре». Чарада катнашалар: «Джанелидзе Ю.Ю. исемендәге Санкт-Петербургның ашыгыч ярдәм ФТИ»ДОның «Сепсис һәм хирургик йогышларны дәвалау буенча шәһәр үзәге» җитәкчесе, «Мечников И.И. исемендәге Санкт-Петербург Дәүләт медицина академиясе» ККФ ДУО ЮПУның хирургик йогышлар курсының мөдире, медицина фәннәре докторы, профессор С.А. Шляпников; Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече хирург, медицина фәннәре докторы, профессор А.Ю. Анисимов һәм Татарстан Республикасы ДПОның белгечләре хирурглар.

Уздыру датасы: 2013 елның 4 октябре

Уздыру урыны: Казанның «7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның адресы буенча: Татарстан Республикасы, 420137, Казан ш., Маршал Чуйков ур., 54, административ корпусның актлар залы.

Катнашучыларны теркәү: 10:30 – 11:00

Конференция башлана: 11:00

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International