1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм табиблары кешеләрне коткарырга 10505 мәртәбә чыктылар

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәршәһәрнең ашыгыч ярдәм табиблары кешеләрне коткарырга 10505 мәртәбә чыктылар, шул санда иҗтимагый урыннарга – 1157 чакыру. Медиклар 1240 мәртәбә бәхетсез очракларга чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 30 мәртәбә. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 25 кеше зыян күрде, 17 кеше дәвалау оешмаларына тапшырылды. Янгынларга медиклар 21 мәртәбә чыктылар.

Бала табуга Казандагы Ашыгыч медицина ярдәме станциясе медиклары 106 мәртәбә чыктылар. Төрле авырулар сәбәпле 8824 чакырулар эшләнде, алар арасында көчле миокард инфаркты – 63 көчле баш мие кан әйләнешенең бозылулары – 181.

Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.

Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын подъезд номерын һәм кодын), юл билгеләүләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, ул чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International