7 апрельдә Дөньякүләм сәламәтлек көне билгеләнеп үтелә

2014 елның 4 апреле, җомга

1948 елда ДССО нигезләнүенең еллыгын билгеләп үтү йөзеннән ел саен 7 апрельдә Дөньякүләм сәламәтлеккөне билгеләнеп үтелә. Ел саен Дөньякүләм сәламәтлеккөне өчен җәмәгатьчелек сәламәтлек саклавының нинди дә булса приоритетлы өлкәсен яктыртучы тема сайлана. Бу көндә бөтен берләшмә кешеләре сәламәтлекләрен яхшыртырга булыша ала торган чараларда катнашу өчен мөмкинлек алалар.
2014 елдагы Дөньякүләм сәламәтлек
көненең темасы - трансмиссив авырулар. Кешеләргә һәм хайваннарга йогучы бик күп төрле паразитларны һәм авыру барлыкка китерүче микроорганизмнарны йоктыру өчен җаваплы булган озынборыннар, москитлар, кандалалар, талпаннар кебек йогыш таратучыларның иң киң таралганнарының кайберләренә игътибар биреләчәк. Шулай итеп, мәсәлән, озынборыннар малярияны һәм денге дигән авыруны гына түгел, лимфа филяриозын, чикунгунью дигән авыруны, япон энцефалитын һәм сары бизгәкне дә йоктыралар.

Россиядә һәм ССРБдә 1950нче еллар башына кадәр малярия белән авырулар саны массакүләмле иде, өстәвенә Кавказда, Кавказ артында һәм Урта Азиядә генә түгел, Европа өлешенең урта полосасында (Идел буе һәм башка районнарда) да шулай ук иде.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында ерак чит илләрдән (Судан, Һиндстан, Йемен, Пакистан, Төркия, Сьерра-Леоне һәм Гайана республикасыннан) китерелгән малярия белән очраклы рәвештә авырулар саны билгеләнә.
2010-2013 еллар чорында маляриянең 9 очрагы теркәлгән.
 2013 елда Татарстан Республикасында, төгәлрәк әйткәндә, Казан шәһәрендә, маляриянең 2 очрагы теркәлгән. Авыруның таралуын булдырмас өчен кулланылучы ысуллар профилактика дару чараларын, озынборыннарны бетерүне һәм озынборыннарның тешләвен булдырмас өчен кулланылучы чараларны тәшкил итәләр. Хәзерге вакытта маляриягә каршы вакцина юк, ләкин аны эшләп чыгару өчен актив тикшеренүләр алып барыла.

ТР Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International