14 июньдә бөтен дөньяда Халыкара донорлар көне билгеләнеп үтелә

2014 елның 16 июне, дүшәмбе
14 июньдә бөтен дөньяда иҗтимагый мөһим бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара донорлар көне билгеләнеп үтелә. Бу Көн, беренче чиратта,  донорларның үзләренә - бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең сәламәтлеге һәм гомере өчен үз каннарын бушлай тапшыручы кешеләргә багышланган.
Шәһәребезнең меңләгән кешеләре кан бүләк итүче кешеләргә үз гомерләре белән бурычлы. Донор каны бала табучы хатыннарга, гемофилия, лейкозлар, онкология, хирургия авырулары һәм бүтән күп авырулар белән авыручыларга кирәк.
Һәм, мөгаен, заманча медицина ярдәменең бер төре дә кан бирү кебек халык булышуы мохтаҗлыгына ия түгел. Кешедән башка донор канының бүтән чыганагы юк.
2014 елның 17 июнендә, Халыкара донорлар көнен бәйрәм итү чикләрендә, ТР ССМ Республика кан үзәгенең яңа бинасында «Бергә!» Хәйрияле фонды һәм «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләре академиясе» иҗтимагый оешма активистлары булышулары белән донор акциясе булачак.
Акциядә 18-яшькә җиткән һәм кан тапшырырга ярамаган каршылыклары булмаган теләгән (Татарстан Республикасы территориясендә вакытлы яки даими теркәлү белән булган) һәр кеше катнаша ала. Һәр акциядә катнашучыга исемле донор таныклыклары, шулай ук онытылмаслык бүләкләр биреләчәк.
Республика кан үзәге бөтен теләгән кешеләрне 8.00дән 13.00гә кадәр Җиңү Проспекты ур., 85 йорт (үзең белән паспорт алырга) адресы буенча кан донорлары булырга чакыра.
Сезне көтәбез һәм алдан ук рәхмәт әйтәбез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International