Казанда В.Шеель исемендәге Форумда медицина буенча хезмәттәшлек итү турындагы россия-немец килешүенә кул куелды

2014 елның 8 августы, җомга
Бүген Казанның Югары медицина технологияләре Белем бирү үзәгендә Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков һәм Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашуында, медицина, практик сәламәтлек саклау һәм медицина фәннәре проблемаларына багышланган Вальтер Шеель исемендәге III Форум ачылды. Чара чикләрендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Р.Кох һәм И.Мечников исемендәге Форум (Берлин шәһ.), Сәламәтлек регионы – Фрайбург һәм Вальтер Шеель Форумы (Бад Кроцинген шәһ.) арасында сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә ниятләү турындагы протоколга кул куелды.
«Бүгенге форумның эшчәнлегебезнең мөһим юнәлешләренең берсендә – сәламәтлек саклау өлкәсендә Татарстан һәм Германия арасындагы мөнәсәбәтләрне көчәйтергә мөмкинлек бирүенә без шат», – дип әйтте Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков.
Адель Вафин катнашучыларны Татарстандагы сәламәтлек саклау өлкәсенең үсешенең приоритетлы юнәлешләре һәм бу өлкәдәге төп казанышлар белән таныштырды. «Безнең  төп бурыч булып, мин һәрвкыт моны ассызыклап әйтәм, халык үлеме санының кимүе һәм гомер озынлыгының артуы тора. Шуңа күрә безнең өчен Германиянең тәҗрибәсе гаять мөһим», – дип әйтте ТР сәламәтлек саклау министры.
«Татар-информ», Надежда Гордеева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International