Республика Кан үзәгендә чираттагы «Мин – ТР Доноры» дигән донор акциясе узды

2 ноябрь 2015 ел., дүшәмбе

Бүген Республика Кан үзәгендә бу сезонда икенче «Мин – ТР Доноры» дигән донор акциясе узды. Шушы проект «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге» ДАССОсы белән бергәләп Татарстан Республикасы Яшьләр һәм спорт эшләре буенча министрлыгының һәм «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» Региональ җәмәгать оешмасы булышлыкларында гамәлгә ашырыла. Проект максаты – кан үзәге белән системалы эш өчен югары уку йортларында булучы активның донор төркемнәрен яшьләрнең бер донор хәрәкәтенә берләштерү. Узган акция Хэллоуин бәйрәменең тематик атмосферасында уздырылды һәм проектның икенче сезонының дәвамы булды. Беренче тапкыр кан биргән кеше үзенең Шәхси донор паспортын булдыра алды. Кемнең андый паспорты бар инде үзенең Донор Level күтәрде, шулай ук гадәттәге, дәрәҗәгә ярашлы, бүләкләр алды. Бу көнне 92 кеше донор булды, кан банкы 38 литрга якын донор каны белән тулыланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования