Мәскәүдә «Россия сәламәтлек саклау атнасы-2015» дигән Халыкара фәнни-гамәли форум узды

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

2015 елның 11 декабрендә Мәскәүдә «Экспоцентр» ҮККда иң югары казанышлар спортында медицина хәленең һәм аның үсеш күренешенең мәсьәләләре буенча «СпортМед-2015» Х Халыкара фәнни конференция чикләрендә «Россия сәламәтлек саклау атнасы-2015» дигән Халыкара фәнни-гамәли форум узды.

Форум  Россия ФМБАгы белән оештырылды һәм ул Россия Федерациясе Президенты карамагындагы Физик культураны һәм спортны үстерү буенча советның  Спорт медицинасын үстерү буенча эш группасының 2015 елның Планына кертелде.

Форумда ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин, «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССО баш табибы Р.С. Садыкова, 2015 елның су төрләре спорты буенча Дөнья чемпионаты нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясаган «проф. А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССО баш табибы М.Р. Гатауллин, шулай ук  «Спорт проектларының башкарма дирекциясе» АКБО хезмәткәрләре Д.В. Лопушов һәм А.О. Смирнов катнаштылар.

Форум эше вакытында сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин спорт медицинасы үсешенә кертеән өлеш өчен һәм Казан шәһ. 2015 елның су төрләре спорты буенча Дөнья чемпионатының медицина тәэминатын оештыру өчен медаль белән бүләкләнде.  «Россия ФМБАның алтын тәресе» күкрәккә тага торган билгене Россия ФМБАның җитәкчесе В.В.Уйба тапшырды. Шулай ук «Россия ФМБАның бронза тәресе» күкрәккә тага торган билге белән «РКЙАХ» ДАССО баш табибы М.Р. Гатауллин бүләкләнде. «Спорт проектларының башкарма дирекциясе» АКБО хезмәткәрләре Д.В. Лопушов һәм А.О. Смирнов Россия ФМБАның Хөрмәт грамоталары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International