Диабетны җиңәбез

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

2016 елда 7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне шикәр диабеты мәсьәләсенә багышлана һәм «Диабетны җиңәбез» девизы астында узачак. БССО экспертлары мәгълүматлары буенча, шикәр диабеты (ШД) эпидемиясе күп илләрдә бик тиз үсә. ШД таралганлыгының тиз темп белән үсешенә халыкның картаюы һәм балансланмаган ашау (чипслар, фастфуд, газланган татлы эчемлекләр), зарарлы гадәтләр, җитәрлек булмаган физик йөкләнешләр, үскән стресс шартлары белән билгеләнгән яшәү рәвеше ярдәм итәләр.  Россия ССМның «ДФТМПҮ (ГНИЦПМ)» ФДБОсы Росяшьләре «Роспатриотүзәге» ФДБОсы һәм «Волонтерлар-медиклар» Җәмәгать берләшмәсе белән бергәләшеп Бөтедөнья сәламәтлек көнен уздыруның дөнья практикасына булышлык күрсәтергә һәм риск факторы һәм ШД профилактикасы чаралары турында халыкка хәбәр итүнең дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән «Сәламәт бул!» дигән Бөтенроссия акциясен оештырырга тәкъдим ителде. Акция уздыру инициативасына  булышлык күрсәтеп, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы 2016 елның 6–8 апрелендә республиканың муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында табиблар-эндокринологлар катнашулары белән һәм урынлы үзидарә органнарын һәм масса-күләм чараларын, шулай ук волонтёрларны ( Казан шәһ.  – «Волонтерлар-медиклар» ҖБ) бу эшкә тартып чаралар оештыра. Шул санда:  «ачык ишекләр көннәрен»; күп кеше катнашкан спорт күнегүләрен; флешмобларны; ТР сәламәтлек үзәкләренә килүчеләрне һәм аның пациентларын шикәр диабеты һәм симереп китү буенча белемнәрен тикшерүне (волонтёрлар-медиклар уздыра); шикәр диабеты белән авыручылар өчен «мәктәпләрне»; Татарстан Республикасы сәламәтлек үзәкләрендә комплекслы тикшерүне; тематик «түгәрәк өстәлләрне», лекцияләрне, әңгәмәләрне, семинарларны; теле-радиочыгышларны; матбугатта тематик мәсьәләләрне яктыртуны; тематик информацион-күрсәтмә матералларны халык арасында таратуны уздыру күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International