100 ятаклы медоешмада бала табу кабул итүен башларга 2016 елның сентябрендә инде планлаштыралар.
Шушы елда инде эксплуатацияләүгә кертелгән РКХ перинаталь үзәгенең икенче корпусында катлаулы югары технологияле операцияләр уздыру өчен җиһазлар урнаштыралачаклар. Моның турында бүген «Татар-информ» МАда пресс-конференциядә Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Гайфуллин хәбәр итте.