Татарстан медиклары Җиңү Көненә багышланган бәйрәм чараларында катнаштылар. Шулай Казанда медиклар «Үлемсез полк» акциясенә чыктылар. Чәчәкләр, флаглар һәм якын кешеләрнең – Бөек Ватан сугышында катнашучыларның портретлары белән баш каланың урамнары буенча республика хастаханәләренең баш табиблары, КДМУ ректоры Алексей Созинов, ТР Сәламәтлек саклау Аппаратының хезмәткәрләре, шулай ук студентлар-медиклар йөрделәр.