Бүген бөтен ил буенча «Эшкә велосипедта» акциясе уза. Әлмәт медиклары читтә калмадылар. Велосипедта эшкә Әлмәт ашыгыч ярдәм станциясе баш табибы Фәйзи Әгъзәмов һәм Әлмәт кан үзәге баш табибы Әсхәт Мортазин килделәр.