Целевой прием по программам ординатуры

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Казан дәүләт медицина университетына, Казан дәүләт медицина академиясенә, Башкорт дәүләт медицина университетына, Самара дәүләт медицина университетына максатчан кабул итү квоталары буенча клиник ординатурага укырга керүгә конкурс игълан итә.

Документларны кабул итү 2018 елның 1 июненнән башлап 2018 елның 30 июненә кадәр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Медицина эшчәнлегенең стандартларын һәм сыйфатын тикшерү идарәсенең медицина белемен бирү һәм аттестацияләү бүлегенең №104 кабинетында түбәндәге адрес буенча башкарылачак: Казан шәһ., Островский ур. 11/6.

Документлар исемлеккә туры китереп КДМУ һәм КДМА ординатурасы бүлегенә тиешенчә тапшырылалар.

Кабул итү сәгатьләре: сишәмбе 14:00 башлап 16:00кадәр, чәршәмбе 14:00 башлап  18:00 кадәр.

2018 елга ординатурада уку өчен максатчан урыннар 1.1. 2017 елның 11 маеннан  N 212н Югары белем бирү программалары  -  ординатура программалары буенча укытуга кабул итү тәртибен раслау турында  РФ ССМ боерыгы

1.2. 2018 елның 17 апреленнән РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының боерыгы

1.3.Ординатурага кабул итү 2018 кагыйдәләре буенча РФ ССМ аңлатуы

1. Ординатурага  укырга керү өчен документлар исемлеге

2. Ординатурага  укырга керү өчен гариза

3. Югары медицина (фармацевтика) белемле укуны тәмамлаучының эшкә урнашу ниятләре турында килешү

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International