Матбугат-үзәк

 

Хөрмәтле дуслар!

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтенең девизы   - оперативлык, демократлык һәм диалогка даими әзерлек . Без сезгә актуаль һәм ышанычлы мәгълүматны тоткарсыз җиткерү һәм сезне беренче шәхесләр  һәм экспертлар аңлатмалары белән  тәэмин итү өчен  барысын да эшлибез. Без Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы иң информацион ачык министрлыкларның берсе дип хокуклы саналуы белән горурланабыз. Бу статусны тоту бездән зур җаваплылык, көндәлек тырыш хезмәт һәм даими үзеңне камилләштерүне таләп итә. Безнең эш  һәр сорауга игътибарлы булырга мәҗбүр итә. Без эшебезне яратабыз, һәм безгә ватан журналистикасының иң яхшы вәкилләре белән аралашуы һәрвакыт күңелле . Без сезне сыйфатлы мәгълүмат белән тәэмин итәргә әзер һәм безнең эшебезнең профессиональ үзенчәлекләрен аңлавыгызга ышанабыз, без бит сезнең белән бер гомуми эш эшлибез. Безнең кирәкле булуыбызга иң яхшы дәлил булып шалтыраудан туктамый торган телефон һәм безнең электрон әрҗәләрдә хат гигабайтлары хезмәт итәләр.

Языгыз, шалтыратыгыз — Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы элемтәдә!
Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования