Виниченко Владислав Валентин
улы
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары
Туган көне:
2 май 1981 ел.
ҮЗАРА БӘЙЛӘНЕШЛӘР
Телефон:
843 236-73-30
E-Mail:
Vladislav.Vinichenko@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
02.05.1981 туды

Белеме югары. 2003 елда «стоматология» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган, 2007 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча В.И. Ульянов-Ленин ис. Казан дәүләт университетын тәмамлаган.

2003 елда Виниченко Владислав Казан шәһ. 5нче номерлы стоматология сырхауханәсендә табиб-интерн булып хезмәт эшчәнлеген башлады.

2006 елда Казан шәһ. муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсенең Идел Буе районы сәламәтлек саклау бүлегенең башлык урынбасары булып эшләгән, 2007 елдан Казан шәһ. муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты Сәламәтлек саклау идарәсенең эш башкару бүлеге башлыгы булып, аннан соң 2007 елдан башлап Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының ярдәмчесе булып эшләгән.

2009 елдан башлап Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эшләр идарәчесе вазыйфасында булган.

2016 елның 26 декабреннән ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары вазыйфасына билгеләнде.

Бүләкләре:

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы (2013), Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте (2013), Социаль сәясәт буенча Россия Федерациясенең Федерация Советы Комитетының Рәхмәте (2014), «Казан шәһ. 2013 елның XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» Медале (2014), Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы (2016), Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты (2016).
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования