Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында

Хөрмәтле гражданнар!

27.07.2010 елның 210-ФЗ номерлы «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» дигән федераль законның 7нче маддәсе 1нче өлеше 2нче пункты фикерләренә туры китереп, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче органнарның мөрәҗәгать итүчедән дәүләт хакимияте органнарының, урындагы үзидарә органнарының яисә дәүләт органнары яки урындагы үзидарә органнары карамагындагы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен күрсәтүдә катнашучы оешмаларның карамагында булган документлар һәм мәгълүмат бирүне, түбәндәге документлардан башка, таләп итәргә хаклары юк:

1) РФ гражданинының, шул исәптән хәрби хезмәткәрләрнең шәхесен таныклаган документлар һәм шулай ук, тору кәгазен һәм качак таныклыгын кертеп, чит ил гражданинының, гражданлыксыз затларның шәхесен таныклаучы документлар;

2) хәрби исәпкә алу документлары;

3) гражданлык хәле актларының дәүләт регистрациясе турында таныклык;

4) яшәү урыны яисә тору урыны буенча регистрацияне раслаучы документлар;

5) тиешле төрдәге транспорт чаралары белән идарә итү өчен шәхескә махсус хокук бирүне раслаучы документлар;

6) тиешле төрдәге транспорт чараларын дәүләт техник тикшерү (тикшереп чыгу) үтүен раслаучы документлар;

7) транспорт чаралары һәм аның состав өлешләренә документлар, шул исәптән регистрация документлары;

8) хезмәт эшчәнлеге, хезмәт стажы һәм гражданинның хезмәт хакы турында документлар, шулай ук производстводагы һәлакәтләр яисә профессиональ авыруларны тикшерү үткәрүнең нәтиҗәләре буенча рәсмиләштерелгән документлар;

9) тиешле мәгариф һәм (яисә) профессиональ квалификация турында, гыйльми дәрәҗәләр һәм гыйльми исемнәр турында документлар һәм белем бирү эшчәнлеген үтәүче оешмалар тарафыннан бирелгән уку барышы белән бәйле документлар;

10) дәүләт, муниципаль яки хосусый сәламәтлек саклау системасына керә торган оешмалар тарафыннан бирелгән белешмәләр, нәтиҗәләр һәм бүтән документлар;

11) РФдәге архив эше турындагы законнар җыелмасына туры китереп, дәүләт һәм муниципаль архивларга даими саклау өчен тапшырылган РФ Архив фонды документлары һәм бүтән архив документлар;

12) гомуми юрисдикция судлары һәм арбитраж судларының нәтиҗәләре, хөкемнәре, билгеләүләре һәм карарлары;

13) юридик шәхеснең оештыру документлары;

14) опека һәм попечительлек турында РФ законнар җыелмасына туры китереп опека һәм попечительлек органнары тарафыннан бирелә торган карарлар, нәтиҗәләр һәм рөхсәт кәгазьләре;

15) күчми торган милеккә һәм аның белән килешүгә бердәм дәүләт хокуклар реестрында хокуклары регистрацияләнмәгән күчми торган милек объектларына хокук раслый торган документлар;

16) федераль дәүләт медик-социаль экспертиза оешмалары тарафыннан бирелә торган документлар;

17) социаль яклау алуга гражданин хокукын раслаучы документлар һәм таныклыклар;

18) дәүләт һәм ведомстволык бүләкләре, дәүләт премияләре һәм батырлык билгеләре турында документлар;

19) шәхси эшмәкәрләр яки юридик шәхесләр тарафыннан бирелгән федераль статистик күзәтүләр формаларында булган беренчел статистик мәгълүматлар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International