Эсселек!

Республика медицина профилактикасы үзәге

Көнүзәк мәсьәләләр

Ничек эсселекне кичерергә?

Кондиционер

Нәрсәне эчәргә яхшырак?

Төтенләнү һәм янгын башланганда беренче ярдәм күрсәтүнең мәҗбүри чаралары исемлеге

Янгыннарны бетерү максаты белән тартылучы шәхесләр өчен белешмә

Төтенләнү һәм янгыннар шартларында үз-үзеңне ничек тотарга

 

Сәламәтлек саклау министрлыгы кисәтә!

 

Эсселекнең нәтиҗәләрен булдырмас өчен һәм үзеңнең сәламәтлегеңне максималь саклап калыр өчен, аномаль эсселек чорында түбәндәге кагыйдәләрне әйбәтләп үтәргә кирәк

 

1. 11 дән 17 сәгатькә кадәр максималь кояш активлыгы вакытында аерым кирәклек булмаганда урамга чыкмаска киңәш ителә. Әгәр урамга чыгарга барыбер кирәк булса, гади тукымадан ачык төстәге иркен киемне, җиңел баш киемен кияргә һәм, һичшиксез, бутылка белән газсыз минераль су алырга кирәк. Урамда яхшырак күләгәдә булырга һәм вакыт-вакыт кибетләргә яки кондиционерлы биналарга керергә.

2. Организмны сусызланудан саклау өчен күп эчәргә кирәк, ким дигәндә, 1,5-3 литр сыеклыкны 1 көндә. Көннең иң эссе өлеше дәвамында сыеклыкны эчмәскә яхшырак булачак. Организм тукымаларда суны туплый алсын өчен сыеклыкның төп күләмен, урта буйлы кеше өчен якынча 2 литр күләмдә төрле төрдәге сыеклыкны, тәүлекнең иң салкын вакытында (кич, төнлә һәм иртән) эчәргә яхшырак булачак. 8 сәгатьтән башлап 12 сәгатькә кадәр һәм 16 сәгатьтән башлап 20 сәгатькә кадәр бик теләгәндә генә сыеклыкны 1-2 йотым порцияләр белән эчәргә кирәк, ләкин ярты сәгатьтән дә ешрак түгел. 12 сәгатьтән башлап 16 сәгатькә кадәр мөмкин кадәр азрак сыеклыкны эчәргә киңәш ителә.

Тәкъдим ителә торган эчемлекләр: лимон согы белән су, шикәрсез җылы яшел чәй, газсыз минераль су, компотлар һәм морслар. Суның салкын булмавы артыннан күзәтергә кирәк, чөнки эсседә иммунитет төшү белән бәйле рәвештә ангина һәм ОРЗ белән авыру куркынычлыгы арта.

Алкогольне, шул санда сыраны, шулай ук баллы газлы эчемлекләрне кулланмау киңәш ителә, чөнки алар эчәсе килмәүне басмыйлар гына түгел, ләкин организмда алмашу процессларын да әкренәйтәләр.

3. Җиңел ризык ашарга кирәк: яшелчәләр, җиләк-җимешләр, пешкән балык һәм тавык, салкын ашлар һәм окрошкалар. Рационнан майлы, кызган һәм баллы ризыкны тулысынча төшереп калдырырга киңәш ителә.

4. Иң кызу вакытта һәртөрле физик йөкләнешләрне тулысынча юк итәргә һәм физик активлыкны минимумга китерергә кирәк.

5. Кондиционер белән бүлмәдә һава температурасын +22+23 Цельсий градусыннан киметергә киңәш ителми. Әгәр фатирда яки эш урынында кондиционер булмаса, вентилятор алдына су белән савыт куеп, һаваны суытырга була.  Җылы һава басымы белән су интенсив рәвештә суга әйләнә, шунлыктан бүлмә 2-3 градуска суына.

6. Бинага кайнар һава керүенең төп чыганагы булып тәрәзәләр тора. Туры кояш нурлары һәм җылы һава бүлмәгә кермәсен өчен, көндез тәрәзәләрне ябык килеш һәм пәрдәләр белән эленгән килеш тотарга киңәш ителә. Төнгә, һава температурасы кимегәч, тәрәзәләрне ачарга яхшырак булачак.

7. Эсседә аерым игътибарны балаларга бирергә кирәк. Тирә-юньдәге югары температурага балалар организмы олыларныкыннан  күпкә сизгеррәк булып тора. Баланың артык кызуының төп симптомнары – тиренең кызаруы, тән температурасы артуы, сүлпәнлек, сәбәпсез көйсезләнүләр, укшыту, тын кысылу белән еш сулыш, көзән җыеру яки хәтта аңны югалту. Бу симптомнарның берәрсе башланганнан соң баладан киемне салырга, горизонталь торышка яткызырга, юеш салфетка яки суда юешләнгән тукыма белән аның тәнен сөртергә һәм һәр 5-10 минут су эчертергә кирәк. Салкынча газсыз эчемлекләр ярый: су, кушылган чәй, җиңелчә әче компот, изотоник эремә  – җиңелчә тозлы су куллану мөмкин. Аңны югалту очрагында кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртыгыз.

 8. Өлкәннәргә шулай ук җылылык һәм кояш сугуның симптомнарын белергә кирәк. Бу, беренче чиратта, көчсезлек, сүлпәнлек, баш әйләнү, көчле тирләү, эчәсе килү, баш авырту, укшыту һәм косу. Аеруча авыр очракларда аңны югалтырга мөмкин. Әгәр кеше артык кызган һәм анда югарыда санап үтелгән симптомнар күзәтелсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә һәм организмны суыту буенча чаралар үткәрергә кирәк. Зыян күрүчене салкынча урынга яткызырга, башына салкын компресс яки юеш сөлге куярга кирәк. Әгәр зыян күрүче аңында булса, аңа эчемлек бирергә кирәк, әгәр дә юк икән,  нашатыр спирты ярдәмендә хискә китерергә һәм ашыгыч ярдәм бригадасы килүен көтәргә кирәк.

 

Югарыда санап кителгәннәр буенча аномаль эсселек вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә таләпләрнең авыр булмаганлыгы ачык билгеле.  Аларны үтәгәндә нормаль яшәү рәвеше алып барырга һәм үзеңнең сәламәтлегеңне һәм балаларыңның сәламәтлеген максималь саклап калырга мөмкин.

Соңгы яңарту: 12 июль 2018, 10:42

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования