Гаризалар кабул итү, исәпкә кую һәм махсуслаштырылган медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру турында мәгълүмат бирү

Тасвирлама:

Гражданнарны консультациягә һәм дәвалауга (алга таба - дәвалауга) медицина күрсәтмәләре булган очракта Татарстан Республикасы чикләреннән тыш урнашкан медицина учреждениеләренә җибәрү федераль һәм республика норматив хокукый актларына туры китереп эшнең шушы бүлеге буенча һәм хәзерге боерык белән үтәлә. Гражданнарны консультациягә һәм дәвалауга медицина күрсәтмәләре булган очракта Татарстан Республикасы чикләреннән тыш урнашкан медицина учреждениеләренә сайлап алуны һәм җибәрүне Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче Россия Федерациясенең гражданнарын консультациягә һәм дәвалауга Татарстан Республикасы чикләреннән тыш урнашкан медицина учреждениеләренә сайлап алу һәм җибәрү буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Комиссиясе (алга таба - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Комиссиясе) федераль бюджет һәм Татарстан Республикасының бюджеты, һәм башка Россия Федерациясе законнары белән тыелмаган чыганаклардан, шул санда юридик һәм физик шәхесләрнең ирекле кертемнәре (иганәләре) хисабына үткәрә.

Гражданинны Татарстан Республикасы чикләреннән тыш урнашкан медицина учреждениеләренә җибәрү турында мәсьәләне хәл итү өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының (алга таба - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының) югары технологияле медицина ярдәме бүлегенә (алга таба - ЮТМЯБ) ТР медицина учреждениеләре җитәкчеләре тарафыннан тапшырыла: - тулы җентекле диагнозны һәм аның МКБ-Х буенча кодын күрсәтү белән, срогы бер айдан күбрәк булмаган авыруның профиленә туры килүче, клиник, рентгенологик, лаборатор һәм башка тикшеренүләрнең мәгълүматларын үз эченә алган гражданинның медицина документларыннан җентекле өземтә. Өземтә медицина учреждениесенең җитәкчесе белән имзалана һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына ике нөсхәдә бастырылган рәвештә тапшырыла: - Татарстан Республикасы чикләреннән тыш урнашкан медицина учреждениеләрендә дәвалау кирәклеген нигезләү һәм тәкъдим ителгән клиниканы күрсәтү белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеченең яисә медицина учреждениесе табиблар комиссиясенең нәтиҗәсе; - гражданинның  һәм озатучы шәхеснең (озатып йөрү кирәклеге булган очракта) паспорты (Ф. И. О. һәм пропискасын күрсәтү белән битләр, 14 яшькә кадәрге бала өчен - туу турында таныклык күчермәсе); - дәүләт пенсия иминиятенең иминият таныклыгы (ДПИИТ) һәм мәҗбүри медицина иминиятенең иминият медицина полисы, инвалидлык турында белешмә (булган очракта) күчермәләре. Гражданинны Татарстан Республикасы чикләреннән тыш урнашкан медицина учреждениеләренә кабат җибәрү кирәклеге чыккан очракта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына кабат дәвалау кирәклеген күрсәтү белән федераль медицина учреждениесе документының күчермәсе тапшырыла. Медицина документлары ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына гражданнар, яки аларның законлы вәкилләре, яки хезмәт почтасы белән тапшырылалар.

 Шәхси кабул итүгә мөрәҗәгать итүче гражданнар кулларында паспорт (14 яшькә кадәрге балаларга - туу турында таныклык), дәүләт пенсия иминиятенең иминият таныклыгы (ДПИИТ), инвалидлык турында белешмә (булган очракта) булырга тиеш. Мәсьәләнең уңай хәл ителүе очрагында тәкъдим ителгән медицина документлары ике атналык срок эчендә Татарстан Республикасы чикләреннән тыш урнашкан медицина учреждениесенә җибәреләләр. Кирәк булган очракта кара-каршы консультациягә (дәвалауга) бару өчен гражданинга медицина документлары кулга биреләләр. Федераль медицина учреждениеләрендә гражданнарга медицина ярдәменең югары технологияле төрләрен күрсәтү федераль бюджет акчалары исәбенә бүлеп бирелгән квоталар хисабына үтәлә.

Хисап вакыты:

24 көн

Хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе:

1. Югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә талон

2. Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукына ия гражданнар өчен 2нче номерлы талон

Баш тарту өчен сәбәпләр:

1. Гаризада яки гаризага теркәлгән документларда эчтәлеген бертөрле аңлатырга мөмкинлек бирмәүче хаталар булу

2. Дөрес булмаган мәгълүматны тапшыру.

3. Хезмәт алучыга юлламаны бирү турында мәсьәләне хәл итү өчен кирәкле тулы документлар исемлеге булмау.

4. Татарстан Республикасы чикләреннән тыш урнашкан медицина учреждениесенең консультацияләүгә, тикшерүгә һәм дәвалаүга кабул итүдә кире кагуы.

5. Авыруның федераль бюджет акчалары исәбенә күрсәтелә торган расланган Югары технологияле медицина ярдәменең төрләре исемлегенә  туры килмәве.

6. Татарстан Республикасы чикләреннән тыш юлга чыгарга ирек бирмәгән авыруның хәле начарлану.

7. Федераль махсуслаштырылган медицина учреждениеләре исемлегендә медицина учреждениесенең булмавы.

8. Югары технологияле медицина ярдәменең бүлеп бирелгән күләмнәре булмау.

9. Республика бюджетының акчасы булмау.

10. Яклар акыллы чаралар белән алдан күрә дә, булдырмый кала да алмаган гадәттән тыш характерындагы хәлләр нәтиҗәсендә килеп чыккан, җиңеп чыга алмаслык көчле вакыйгалар белән бәйле форс-мажор вакыйгалар (форс-мажор). Мондый гадәттән тыш характердагы вакыйгаларга: су басулар, янгын, җир тетрәве, шартлау, шторм, туфракның басылуы, эпидемияләр һәм башка табигать күренешләре, шулай ук сугыш яисә хәрби хәрәкәтләр, тармакта яки төбәктә забастовка, пациентны юнәлтүнең мөмкин түгеллекне китереп чыгарган дәүләт хакимияте яки идарәсе органы белән нәтиҗә кабул итү керәләр.

Шикаять бирү ысуллары:

Мөмкинлек тиешле күләмдә булмауга, дәүләт хезмәтенең сыйфатына, дәүләт хезмәтенең әлеге стандартын үтәмәүгә Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карауның гамәлдәге тәртибенә туры китереп шикаять бирелә.

Дәүләт хезмәтен күрсәтүнең җитешсезлекләрен төзәтү тәртибе (шул исәптән вакыты) беренчел хезмәт күрсәтү тәртибеннән аерылмый.

Соңгы яңарту: 3 июль 2018, 14:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International