Кунаклар игътибарына кабул итү-диагностик бүлегенең эше, пациентлар агымын бүлү алгоритмы, операция блогының, 1нче номерлы анестезиология һәм реанимацияләү бүлекләренең эшләре тәкъдим ителделәр. Шулай ук кунаклар вертолет мәйданчыгын карадылар. Ахырда делегатларга хастаханә җирлегендә Ашыгыч медицина үзәген оештыру турында сөйләделәр.