Метро станцияләре янында Казанда 10 меңнән артык кеше прививка ясатты

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Казанның метро станцияләре янында вакциналаштыру  мобиль пунктларында грипптан прививканы 10127 кеше ясатты инде. Исегезгә төшерик, 15нче октябрьгә кадәр, метродан китмичә, казанлылар грипптан прививка ясата алалар. Вакциналаштыру мобиль пунктлары иң кызу хәрәкәтле метро станцияләре янында: «Җиңү Проспекты», «Кәҗә бистәсе», «Яшьлек», «Авиатөзелеш» метро станцияләре янында, шулай ук ««Казан» агросәнәгать паркы» территориясендә эшлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International