Казанда Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia)-2017 региональ чемпионатының төп этабы узды. Чара алты төп ярыш мәйданчыкта узды. Мәйданчыкларның берсе – Казан медицина көллияте, анда сынаулар дүрт дисциплина буенча үтте: «Медицина һәм социаль карау», «Лаборатор медицина анализы», «Фармацевтика», «Ортопедик стоматология».