Бүген Мәскәүдә Х Бөтенроссия фәнни-гамәли «Медицина һәм сыйфат-2017» конференциясендә «Медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы өчен» еллык премиясенең җиңүчеләрен игълан иттеләр. Балалар республика клиник хастаханәсе «Медицина оешмасы – медицина эшчәнлегенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүдә лидер» номинациясендә җиңүче булды.