7 табиб һәм 13 урта медперсонал вәкиле Яр Чаллы шәһәренең Сугыш ветераннары өчен госпитале биналарында эшли башладылар. Бүген учреждениенең яңа хезмәткәрләрен тәбрикләделәр һәм вакыйганы бәйрәм концерты белән билгеләделәр. Учреждениенең баш табибы Ләлә Камалетдинова яшь медицина хезмәткәрләренә игелекле юл теләкләре белән мөрәҗәгать итте һәм медикларның авыр эшләрендә уңышлар теләде.