Адел Вафин Иран ислам республикасы делегациясе белән очрашты

2017 елның 20 декабре, чәршәмбе

Бүген Хорасан-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рашидиян әфәнде башлыгында Иран ислам республикасының делегациясе белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында булды. Очрашуда ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры  Альберт Кәримов катнашты. Очрашуны ачканда, берничә юнәлеш буенча Иран тәҗрибәсе Сәламәтлек саклау министрлыгына кызык дип, Адел Вафин белдерде. Шул санда, трансплантология, фармацевтика сәнәгате, белгечләрне әзерләү һәм яңадан әзерләү юнәлешләре. Министр Иранга чакыру өчен рәхмәт, һәм иран тәҗрибәсен максималь өйрәнүгә әзер булуын белдерде. Хорасан-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рашидиян әфәнде, үз чиратында, Татарстанга иран делегациясе визитының югары дәрәҗәдә оештыруын билгеләде һәм татарстан-иран элемтәләр алга табада да ныгыр дип, ышаныч белдерде. Иран бизнес-җәмәгатьчелегенең вәкилләре татарстан партнерлары белән хезмәттәшлек үстерүнең мөмкин вариантлары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International