«Һөнәр буенча иң яхшы» номинациясендә бүләккә Актаныш ҮРХ терапевты-табибы Рөстәм Азат улы Мугтазиров лаек булды, «Иң яхшы фельдшер-акушерлык пункты» номинациясендә Иске Сәфәр, Түке, Аккүз, Аеш, Чөгәнә ФАПларының фельдшерлары осталык күрсәттеләр. Бүләкләү тантанасында хастаханәнең 4 яшь белгечен шулай ук билгеләделәр. Хастаханәнең 2 хезмәткәрен Мактау грамотасы һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.