Татарстанның Медицина берләшмәсе Елена Иван кызы Шишмарева белән 9 февральдә хушлаша
2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Иван кызы Шишмарева белән хушлашу чарасы иртәгә 9 февральдә 10.00 сәг. Казан дәүләт медицина академиясе бинасында (Казан шәһ., Муштари ур., 11) булачак.