Актаныш үзәк район хастаханәсендә йомгаклау медицина советы узды, анда 2017 елда хастаханәнең эш йомгакларын тавышландырдылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләделәр. Утырышта Яр Чаллы шәһ. буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең в.б. Альбина Шәйхетдинова, Актаныш муниципаль район башлыгының урынбасары Илфак Барыев, «Актаныш РҮХ» ДАССУның хезмәткәрләре катнаштылар.