Бөгелмәдә йомгаклау медицина советында 2017 ел эчендә сәламәтлек саклау учреждениеләренең эшчәнлек йомгакларын ясадылар һәм 2018 елга бурычлар билгеләделәр. Җыелганнар алдында Бөгелмә ҮРХ баш табибы чыгыш ясады. Узган елда Бөгелмә сәламәтлек саклау учреждениеләре Татарстан Республикасы Президенты юлламасында куелган һәм халык сәламәтлеген күтәрүгә юнәлдерелгән бурычларны гамәлгә ашыру буенча эшнең зур күләмен үтәделәр.