Бүген Казанда Казанның 21нче номерлы шәһәр сырхауханәсе эшенә йомгак ясадылар. Чара Казан шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең урынбасары Гөлнара Гайфуллина һәм Казан шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең баш эпидемиологы Алсу Буланкина катнашуларында узды.