Чистайда 2017 ел эчендә районның сәламәтлек саклау учреждениеләре эшенең йомгакларын ясадылар һәм 2018 елга бурычларны тавышландырдылар. Медицина советының эшендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Загидуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты Рафил Нугуманов, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, «Чистай ҮРХ» ДАССУ баш табибы Рәис Мостафин катнаштылар.