Казанда атна эчендә ашыгыч ярдәм хезмәтенә чакырулар саны кимеде

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

2018 елның 12 мартыннан башлап 18 мартына кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 9198 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1141 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 7542– төрле авыруларга, шул санда 202 баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуына һәм 54 инфаркта туры килде.

 Бәхетсезлек очракларына узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 846 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 30 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 30 кеше зыян күрде, 14 кеше дәвалау оешмаларына китерелде, 1 кеше ЮТҺ нәтиҗәсендә вафат булды.  

Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 14 тапкыр чыктылар, анда 3 кеше зыян күрде.  Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 84 тапкыр чыктылар.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 183 очракка кимеде (авырулар, бәхетсез очраклар һәм бала табулар исәбенә).   Мөрәҗәгатьләр саны янгыннар буенча – 4кә, бала табулар буенча – 4кә һәм ЮТҺ буенча 1гә кимеде.

Мөрәҗәгатьләр саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча –  26га,  көчле миокард инфарктлары буенча – 3кә артты. Җәмәгать урыннарына мөрәҗәгатьләр саны 110га артты. 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр «ашыгыч ярдәм» бригадасын SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра алалар. Моның өчен хәбәрне 8987-297-41-36 номерга җибәрергә була.

 Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп чакыру өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International