Әлмәттә табибларның квалификацияләрен күтәрүнең күчмә циклы бара

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

2018 елның 7 маеннан башлап 4 июненә кадәр Әлмәт перинаталь үзәк белән балалар шәһәр хастаханәсендә табиблар:  педиатрлар, неврологлар, неонатологлар, психиатрлар өчен «Балалар неврологиясенең көнүзәк мәсьәләләре» дигән квалификацияләрне күтәрүнең күчмә циклы бара. Тыңлаучыларга укытуны КДМАнең балалар неврология кафедрасының белгечләре үткәрәләр.

Укыту циклы лекцияләрне, семинарларны, тәҗрибә белән уртаклашуны үз эченә ала. Укыту нәтиҗәсендә «Неврология » белгечлегенең бөтен бүлекләре буенча белгечләрнең белемнәре яңартыла, теоретик күнекмәләр тирәнәйтелә, укыту барышында барлыкка килгән теоретик сораулар турында фикерләр алышына. Күчмә циклларның йомгаклары буенча квалификация күтәрү турында сертификатлар тапшырылачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International