Казанда балалар аллергологиясенең һәм пульмонологиясенең көнүзәк проблемалары турында фикер алыштылар

2018 елның 22 июне, җомга

Казанда Республика «Балалар аллергологиясе һәм пульмонологиясе: көнүзәк проблемалар һәм казанышлар» фәнни-гамәли конференциясе узды. Чараның оештыручылары булып Балалар республика клиник хастаханәсе торды. Казаннан, Новосибирсктан һәм Мәскәүдән килгән белгечләр балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшырту һәм табибларның һөнәри дәрәҗәсен күтәрү өчен Россиянең алдынгы балалар клиникаларының тәҗрибәсе белән уртаклашу максаты белән бергә җыелдылар. Сәламләү сүзе белән конференция кунаклары алдында Казан дәүләт медицина университетының ректоры Алексей Созинов һәм Балалар республика клиник хастаханәсенең баш табибы Айрат Зыятдинов чыгыш ясадылар. Конференция эшендә И. М. Сеченов исемендәге МГМУның балалар авырулары кафедрасының профессоры, Мәскәү шәһәренең баш балалар пульмонологы Александр Малахов һәм Нововсибирск дәүләт медицина институты табибларының квалификацияләрен арттыру һәм һөнәри белемнәрен арттыру факультетының педиатрия кафедрасы мөдире, профессор Елена Кондюрина катнаштылар. Чара ахырында сертификатлар тапшыру тантанасы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International