Саба үзәк район хастаханәсенең Шәмәрдән участок хастаханәсенә Казахстаннан делегация килеп китте. Dolce-Farm ҖЧШ (Җаваплылыгы Чикләнгән Ширкәте) компаниясенең вәкилләре җитәкчесе Рауль Ялымов башлыгында халыкка медицина ярдәмен оештыру, хастаханәнең структур бүлекчәләре һәм учреждениеләре белән таныштылар. Аерым алганда, кунаклар районара гемодиализ үзәгенә, клиник-диагностик лабораториягә, сырхауханәгә, Саба районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-реабилитация бүлегенә, Расческовның районара күз хирургиясе үзәгенә килеп киттеләр.