Дөньякүләм бөерләр көне

15 март 2012 ел., пәнҗешәмбе
2006 нчы елдан бирле Бөтен дөньяда март аеның икенче пәнҗешәмбесе рәсми рәвештә Дөньякүләм бөерләр көне дип санала
(Дөньякүләм бөер авырулары белән көрәшү көне). Ул Дөньякүләм нефрологик җәмгыять (International society of nephrology) һәм Халыкара бөер фонды федерациясе
(International federation of kidney-foundation) инициативасы буенча үткәрелә. Бөергә шундый игътибар бөер эшчәнлекләре җитәрлек булмаган авырулар санының
үсүе аркасында барлыкка килгән.
Планетаның 500 миллионнан артык яшәүчесе - якынча һәр унынчы бәлигъ булган кеше - бөерләрнең бу яки башка патологиясенә ия була. Бөер авырулары үлүгә сәбәп
булган вакытта да, күпчелек кешеләр бөерләрнең организмда тормышча мөһим роль уйнаганлыкларына бәя бирә белмиләр. Бөерләр безнең организмның иң мөһим
саулык үзәкләренән берсе булып торалар. Безнең бөерләрнең төп эше булып каннан токсик матдәләр һәм артык суны сыгару тора. Бөерләр шулай ук артериаль
басымын контрольдә  тотарга, кан күзәнәкләрен (эритроцитларны) һәм гормоннар эшкәртергә, скелет сөякләренең саулыгын сакларга булышалар. Артык күп кеше
бөерләр авыруы белән диабет һәм гипертония арасында кысан бәйләнешне үз сүзләрендә нык торып күрмәскә һәм сизмәскә тырышалар.
Бөтен дөньяда 1,5 миллионнан күбрәк авыру яшәүләрен диализ һәм трансплантация аркасында саклап калалар һәм бу сан прогноз буенча киләсе10 елда икеләтә
артачак. Бу органнар белән сәүдә итү һәм трансплантация туризмынының үсешенә китерәчәк. Системалы тикшерү ярдәмендә диабет яки гипертония диагнозы белән
авыруны иң башында күреп алу һәм профилактиканың гади ысулы бар икәнлеге турында шактый аз билгеле. Гади һәм кыйммәт булмаган сидек анализы бөерләрнең
башлангыч стадияләрдә бозылуын күрсәтергә рөхсәт итә. Әгәр авыру иртә билгеләнгән икән, эффектив дәвалау билгеләргә мөмкин. Соң билгеләнсә, бөерләр авырувы
бөер эшчәнлегенең җитәрлек булмавына кадәр көчәя һәм диализ һәм трансплантацияләр кирәклегенә китерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования