Белем көне алдыннан Яр Чаллы шәһ. 5нче номерлы шәһәр хастаханәсендә хезмәткәрләрнең балалары өчен беренче сыйныф укучысы бәйрәме оештырылды. Клиник-экспертлык эше буенча баш табиб урынбасары Рәдиф Вәлиуллин котлаулар белән чыгыш ясады. Ул укучыларга ныклы белемнәр һәм яхшы билгеләр теләде. Бәйрәм кунаклары өчен профессор Николяның фәнни шоуын оештырдылар. Булачак мәктәп укучылары төрле химик матдәләрнең бер-берсе белән ничек реакциягә керүен күрделәр, шулай ук фәнни экспериментларда мөстәкыйль катнаша алдылар. Шоу ахырында малайларга һәм кызларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм профсоюз комитеты ярдәме белән үтте.