Күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгән студентлар Түбән Кама медицина көллиятендә укый башладылар. Дүртесе сукыр булган 12 кеше Медицина массажы белгечлеген аерым программа буенча дәресләрдә үзләштерәләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сукыр кеше өчен кулларның сизгерлеге хас, шуңа күрә мондый белгечләр аеруча кадерле.