РКХнең Консультатив сырхауханәсендә үз хезмәткәрләре өчен бәйрәм оештырылды, анда күп еллар һәм дистә еллар Республика клиник хастаханәсендә эшләгән һәм хәзер дә эшләүче бүлек җитәкчеләренең, табибларның, өлкән һәм шәфкать туташларының очрашуы булды. Бәйрәм белән үз коллективын РКХнең сырхауханә эше буенча баш табиб урынбасары Айрат Сәйфулла улы Хәйруллин котлады. Очрашу җылы атмосферада узды һәм сырхауханәнең бөтен составы белән җыелырга менә дигән сәбәп булды.