Түбән Кама Перинаталь үзәгенә билгесез яңа туган бала керде

2018 елның 27 октябре, шимбә

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы 27 октябрьдә 2:55 сәг. перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсенә 2.300 грамм авырлыклы яңа туган бала керде, дип хәбәр итә. Баланы чүп багында ир-кеше тапкан, ул ашыгыч ярдәмне дә чакырган. Баланың туган көне – якынча 26 октябрь 23 сәг. 50 мин. Кергәндә температурасы 32 градус булган. Хәзерге вакытта кыз инкубаторда ята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International