Казанда Казан травматологлар-ортопедлар мәктәбенең 100-еллыгына багышланган «Терәк-хәрәкәт аппаратының авыруларын һәм җәрәхәтләнүләрен диагностикалауның һәм дәвалауның хәзерге заман алымнары. Тынычлык вакытының җәрәхәтләре хирургиясе» дигән Бөтенроссия мультидисциплинар фәнни-гамәли конференциясе узды.
Чарада Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән 1000нән артык белгеч катнашты: әйдәүче травматологлар-ортопедлар, төрле профиль хирурглары, нейрохирурглар, рентгенологлар, анестезиологлар-реаниматологлар, реабилитологлар.