Иннополис шәһәрендә яшәүче 35 яшьлек кешенең үлем факты буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының төрле дәрәҗәдәге белгечләр катнашуы белән эчке ведомство тикшерүе үткәрелә. Бу хәл турында Татарстан Президенты Р. Н. Миңнеханов хәбәр ителде. Рөстәм Миңнеханов мәсьәләне үз контроленә куйды.