Галеев Ринат Харис улы вафат булды

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

2019 елның 14 гыйнварында озак авырудан соң 73нче яшендә Галеев Ринат Харис улы вафат булды. Татарстан Республикасы трансплантологиясенә нигез салучы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Атказанган табибы, Европа һәм Россия буенча урологлар, трансплантологлар, онкологлар җәмгыяте әгъзасы. 40 елдан артык ул табиблык эшчәнлеге белән шөгыльләнде, шулардан 30 ел Республика клиник хастаханәсенең урология бүлеген һәм бөер күчереп утырту бүлеген җитәкләде.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының хезмәттәшләре һәм хезмәткәрләре Ринат Харис улының туганнары һәм якыннары белән чын күңелдән кайгыларын уртаклашалар.

Ринат Харис улы белән хушлашу 16 гыйнварда узачак. Урыны һәм вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International