Татарстанда тагын бер яңа Фельдшер - акушер пункты ачылды

2012 елның 25 мае, җомга
2012 нче елның 25 нче май көнендә Татарстанның Мамадыш районында Катмыш авылы фельдшер-акушер пунктының тантаналы ачылуы булды.

Авылда 491 кеше яши. ФАП ачылу белән авылда яшәүчеләр беренчел медик санитария ярдәме күрсәтүче яңа заманча медицина оешмасы алдылар. Бина төзү белән райондагы әйдәүче төзү оешмаларының берсе шөгыльләнде. Ачылу Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре, район башлыгы А. П. Иванов һәм төзү оешмасы эшчеләре катнашуы белән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International