Сәламәтлек саклау министрының Медицина эшчесе көне белән котлавы

2012 елның 15 июне, җомга
Хөрмәтле, хезмәттәшләр!

Медицина эшчесе көне алдыннан мин сезне – табибларны, фельдшерларны, шәфкать туташларын, санитар хатын-кызларны, фармацевтларны, галимнәрне, сәламәтлек саклау өлкәсе өчен кадрлар әзерләүче педагогларны, безнең тармакта эшләүче бүтән белгечләрне профессиональ бәйрәм белән чын йөрәктән котларга телим. Сез барыгыз да гомуми намуслы эшкә өлеш кертәсез, һәм шуңа күрә иң яхшы сүзләр ишетергә хаклысыз.

Әгәр җирдә мәңгелек һөнәрләр бар икән, медицина эшчесенең һөнәре нәкъ шундыйлардан. Гиппократвакытларыннан бирле тән һәм җанны дәвалау иң авыр да, иң намуслы эш тә булып кала. Медицинага очраклы кешеләр килмиләр. Кызгана белү, шәфкатьлелек, кешелеклелек - шул принципларга таяна безнең профессиональ эшчәнлек. Һәм бу ак медицина халаты йөртүче һәркемне үз хезмәте нәтиҗәләре өчен гаять зур җаваплылык хис итәргә мәҗбүр итә. Безнең атаклы якташыбыз В.М. Бехтерев юкка гына «Әгәр авыруга табиб белән әңгәмәдән соң җиңелрәк булмаса, бу табиб түгел», - дип әйтмәгән. Шул ук вакытта өмет һәм оптимизм бүләк итеп, һәр көн саен кешеләрнең авыртуларын бүлүе бик авыр. Ләкин нәкъ менә шуны үзләрен медицина белән бәйләгән кешеләр эшлиләр.

Үз мөһимлеге һәм катлаулылыгы буенча медик һөнәре бер генә һөнәр белән дә тиңләшә алмый. Шуңа күрә сезгә үзегезнең бөтен күңел көчләрегезне һәм тулысынча бирелүегезне таләп итүче шактый авыр хезмәтегездә уңышлар телим.  Безнең профессиональ бәйрәм- Медицина эшчесе көне алдыннан иң җылы теләкләрне кабул итегез!

Хөрмәтле, хезмәттәшләр! Татарстан Республикасының бөтен медицина эшчеләренә һәм сезнең якыннарыгызга профессиональ самореализация, шәхси иминлек, саулык телим! Сезгә беркайчан да үз эшегезнең һәр минутында китерә торган файдагызда шикләнергә язмасын! Бәйрәм белән!

А.З. Фәррахов, Татарстан Республикасының
сәламәтлек саклау министры
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International