Бүген Казанга эш визиты кысаларында 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә Россия Федерациясе Социаль иминият фонды Рәисе Андрей Кигим килеп китте. Сәфәрдә аны «ТР буенча РФ Социаль иминият фондының региональ бүлеге» ДУ идарәчесе Павел Лоханов, РФ Федераль Собраниесенең Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов озатып йөрделәр. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм клиниканың баш табибы Артур Делян хастаханәнең стратегик бүлекләре, казанышлар турында сөйләделәр. Экскурсия кысаларында кунакларга телемедицина мөмкинлекләре, шулай ук төрле белгечлек табибларында күнекмәләр эшләү өчен билгеләнгән симуляция залы күрсәтелде. Шулай ук делегация операция блогының һәм анестезиология, реанимация бүлекләренең эшен бәяләде.