Туберкулез турында нәрсә белергә кирәк?

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

18-27 март көннәрендә Татарстанда туберкулезны профилактикалау буенча ункөнлек уза. Ул Бөтендөнья туберкулез белән көрәшү көненә – 24 мартка туры китерелгән.

Туберкулез – дөнья халкы арасында киң таралган һәм мең еллар дәвамында яши торган йогышлы авыру.

Дөньяда үлемнең 10 әйдәүче сәбәпнең берсе булып туберкулез тора. Дөньяда туберкулез белән авыручы 30 миллионнан артык кеше исәпләнә. Россиядә 2018 елда 61,5 меңнән артык кеше туберкулез белән авырып киткән, бу күрсәткеч 2017 ел белән чагыштырганда 7,7% кимегән.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөнья халкының бер чирегенә якын латентлы туберкулезга ия. Бу кешеләр туберкулез бактерияләре белән зарарланган дигән сүз, ләкин (әлегә) бу чир белән авырмый һәм аны тапшыра алмый.

Туберкулез белән авыручылар туберкулезга каршы диспансерлар күзәтүе астында торалар, махсуслаштырылган хастаханәләрдә озак дәвалау курсын узалар. Шуны истә тотарга кирәк, дәвалау нәтиҗәсе медицина хезмәткәрләреннән генә тормый – авыручыларның дәвалауга һәм үз сәламәтлегеңә җаваплы мөнәсәбәте мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International