Түбән Камада «Супер гаилә 2019» дигән гаилә парларының конкурсы узды

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Түбән Кама медицина көллияте җирлегендә «Супер гаилә 2019» дигән II Республика гаилә парларының мәдәни-реабилитация конкурсы узды. Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең (БСҖ) Татар региональ оешмасы (ВС) һәм БСҖнең Түбән Кама җирле оешмасы Конкурсны оештыручылар булып тордылар.

Конкурска Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән 12 гаилә килде. Программада конкурсның тантаналы ачылуы, катнашучыларның җирәбә салуы, визит карточкасы форматында өй биремен күрсәтү, «Мәктәпкә кызыңны җый» һәм «Баланы ашат» әтиләр өчен конкурслары, «Оста куллар» әниләр өчен конкурслары, музыкаль һәм интеллектуаль конкурслар булды. Гаилә парларының барысы да биремнәрне уңышлы үтәделәр һәм иң яхшылары – Светлана һәм Илшат Тимкиннар, алар – Бөгелмәдән гаилә пары. Икенче урынны Чистайдан Светлана һәм Сергей Тарасовларга бирделәр, өченче урынны Казаннан Лилия Козырева һәм Дмитрий Володин алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International